ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

13 сентябрь көнне Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы социаль приют тәрбиячесе", дигән республикакүләм конкурсның I туры булып узды.

Өч яшь кризисы сүзен ишетүгә күп кенә ата-аналар куркып кала. Чөнки бу бала тормышында беренче җитди кризис. Шул ук вакытта ул гаилә әгъзаларының барысына да мәшәкатьләр китерә.

2018 елның 20 сентябрендә Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.

Түбән Кама районы "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр  приютына  21нче номерлы мәктәп укучылары "Игелек" акциясе оештырды.

"Телим, булдырам, кирәк!",  Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар өчен лекция  әнә шул шигарь астында узды.

20 сентябрьдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

 

"Ариадна җебе" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста"  үзәгендә эшләүче социал эш буенча белгеч Рита Зәйнуллина социаль хезмәт алучы балалар арасында кейс-методы кулланып "Зарарлы гадәтләр" дип аталган дәрес үткәрде.

Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булды.

Социаль хезмәт күрсәтү уңаеннан, Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегендә шәфкать туташы А.Лаврентьева  тарафыннан  “Алкоголизм “ темасына багышланган әңгәмә үткәрелде.

"Без бергә" клубы эшчәнлеге уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль ярдәм күрсәтелүче мөмкинлекләре чикле балалар белән “Исәнме мәктәп!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International