13 сентябрь көнне Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы социаль приют тәрбиячесе", дигән республикакүләм конкурсның I туры булып узды.
Сайлап алу этабында приюттагы биш акыллы, кыю һәм матур педагог осталыкларын күрсәтте. Конкурста катнашучылар педагогик чара барышында инновацион алымнар тормышка ашыруның практик тәҗрибәләре белән уртаклашты. Балалар педагоглар белән бергә күләмле чәчәкләр һәм шәүлә театры булдырырга, прически ясарга, гади тортлар әзерләргә өйрәнделәр. Барлык бәйгеләр дә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Конкурсның I этабында Татьяна Чернова "Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе" республика конкурсының киләсе этабында катнашачак. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм призлар бирелде.