2018 елның 20 сентябрендә Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.
Эш бирүчеләр эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим итәчәк: хисапчы, икътисадчы, сатулар буенча агент, пешекче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы.
Вакансияләр мини-ярминкәсе Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 15 нче йорт адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: (8-85594) 4-25-34, 4-47-07.