14 сентябрьдә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Л.Н. Толстойның иҗат юлы буйлап” дип исемләнгән чара үткәрде.
2018 елның 14 сентябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 229 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 231 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен язучы Михаил Гоголев белән иҗади очрашу оештырылды.
Хезмәткәрләрне төрле көтелмәгән вакыйганы билгеләргә өйрәтү, шулай ук янгын һәм гадәттән тыш хәлләр булган очракта кешеләрнең эвакуацияләүгә әзерлекләрен тикшерү, янгын куркынычын һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан Әлмәт мәшгульлек үзәгендә "Янгын яисә гадәттән тыш хәл вакытында кешеләрне эвакуацияләү" емасына күнекмә үткәрелде.
23 август көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Татарстан Ветераннар берлеге вәкилләре килде. Визитның максаты республика интернат-йортларындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына яшәү һәм социаль хезмәт күрсәтү шартлары белән танышу иде.
Бүген, 14 сентябрьдә, Биектау муниципаль районында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан оештырылган "Көзге кайгырту" акциясе старт алды.
"Актив озын гомер" район проектын тормышка ашыру уңаеннан Нурлат "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләр өчен берьюлы берничә чара уздырды.
Бүген, 2018 елның 13 сентябрендə, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында өлкəн шəфкать туташы О.Кузнецова һəм шəфкать туташы Н.Кирилова "Витаминлы ризык безне көчле, куəтле итə" темасына əңгəмə үткəрделəр.
Ел саен Нурлат районының "Гармония" үзәге социаль хезмәткәрләре үзәк карамагындагыларга уңыш җыеп алуда ярдәм итә.
13 сентябрь көнне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Иҗтимагый инициатива – 2018" республика конкурсына тәкъдим ителгән социаль проектларны гавами яклау узды.