ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Өлкәннәр көне декадасында Югары Ослан муниципаль районындагы “Өметяры” социаль  хезмәт  күрсәтү үзәгендә ялгыз өлкән кешеләр өчен "Оныклар сәламе" акциясе булып үтте. Мәктәп укучылары үз теләкләрен язып, таныш булмаган әби-бабайларга ягымлы сүзләр язды.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 5 октябрь көнне Биектау районының туган якны өйрәнү музеенда авыл җирлекләре ветераннар советы рәисләре белән очрашу узды. Очрашуга районның төрле оешма җитәкчеләре чакырылган иде.

Бүген Өлкәннәр декадасы уңаеннан Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән берлектә "Укытучы сүзе горур яңгырый"  чарасы узды.

Атна буе Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты кунакларны каршы ала. БирегәТатарстанның төрле почмакларыннан киләләр һәм өлкәннәргә игътибар, хөрмәт, йөрәк җылысы бүләк итәргә тырышалар. Бу игелек импульслары бушка узмый, алар өлкән кешеләрнең көндәлек көннәрен уңай энергетика белән тулыландыра.

 2018 елның 9нчы октябрендә Чистай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында эш эзләүче гражданнар, шул исәптән пенсия һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.

Бер ел элек Чистай шәһәрендә "Өлкән кеше тәрбиягә алган гаилә" проектын тормышка ашыру кысаларында Лев Гаврилович Ипатов яңа гаиләле булды.

2018 елның 4 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Сафина һәм "Богородский рай" халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннәтова   ялгыз пенсионер Мәфрүзә Вәлимөхәмәтованы  тәрбияләүче Хәйдәровлар гаиләсендә булдылар.

Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгедә өлкән яшьтәге кешеләр өчен махсуслашкан вакансияләр ярминкәсе узды.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәр балалар китапханәсендә булып кайтты.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 3 октябрендә Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Әльмира Газизова җитәкчелегендә “Волонтер” үзәге активистлары "Чәчәкләр сезнең өчен, кадерлеләребез!" дип исемләнгән чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International