ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Фәһимә Янаева үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

4 октябрь көнне Апас районы администрациясе, социаль яклау бүлеге, район ветераннар советы вәкилләреннән торган делегация якын-тирә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче якташларына кунакка барды.

4 октябрьдә Өлкәннәр декадасы уңаеннан Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен К.Тинчурин исемендәге театрга сәяхәт оештырды.

3 октябрьдә төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең һәм Кукмара муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координацион советының уртак утырышы булды.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрьдә "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен "Мәрхәмәтле Әлмәт" волонтерлары Сергеева Юлия һәм Герасимова Анна җитәкчелегендә "Чын күңелдән..." дигән бәйрәм концерты оештырдылар.

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Түбән Кама балалар йортына барып кайтты.

Бүген Биектау районында һәм Яр Чаллыда социаль тармак ветераннары өчен  очрашулар оештырылды.

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада "УАТ-НКНХ" ҖЧҖ һәм "ЛЕТО " ТК ҖЧҖ катнашты.

Бүген дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проектының беренче өлеше тәмамлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International