Биектау районында авыл җирлекләре ветераннар советы катнашында мәгълүмати очрашу узды

2018 елның 5 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 5 октябрь көнне Биектау районының туган якны өйрәнү музеенда авыл җирлекләре ветераннар советы рәисләре белән очрашу узды. Очрашуга районның төрле оешма җитәкчеләре чакырылган иде.

Ветераннар алдында Биектау муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г.Минаева чыгыш ясады, ул инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү тәртибен аңлатты, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Аннан соң "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Р. Газизов өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларга, социаль хезмәт алучыларга үз эшчәнлекләре турында  сөйләде. Очрашуда катнашучылар үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында видеоролик карады, "гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында" мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International