Бер ел элек Чистай шәһәрендә "Өлкән кеше тәрбиягә алган гаилә" проектын тормышка ашыру кысаларында Лев Гаврилович Ипатов яңа гаиләле булды.
Лев Гаврилович 2 нче төркем инвалид, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткәндә ул бик каты авырый иде. Үз-үзен көчкә карый иде һәм шул сәбәпле аны картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка урнаштырырга дигән сорау килеп басты.
Ләкин олы кешенең нинди авыр хәлдә калуы турында алты еллык хезмәт стажы булган социаль хезмәткәр Ләйсән Хөснуллина белеп алды һәм әлеге авыр ситуация үзеннән – үзе хәл ителде. Яхшы нәтиҗә үзен озак көттермәде: олы кешенең физик халәте яхшырды, күңел күтәренкелеге сизелә башлады. Ул гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әйләнде, биредә аның фикеренә колак салалар, балаларга ул бабай, гаиләдә Лев Гаврилович үзен кирәкле итеп тоя, димәк, ул тулы канлы тормыш белән яши.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова ветеран Лев Гаврилович Ипатов торган гаиләгә килде, аңа нык исәнлек, күңел күтәренкелеге теләп бәйрәм белән котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.