Чистайның "Юлдаш"ында кунаклар кабул иттеләр

2018 елның 5 октябре, җомга

Атна буе Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты кунакларны каршы ала. БирегәТатарстанның төрле почмакларыннан киләләр һәм өлкәннәргә игътибар, хөрмәт, йөрәк җылысы бүләк итәргә тырышалар. Бу игелек импульслары бушка узмый, алар өлкән кешеләрнең көндәлек көннәрен уңай энергетика белән тулыландыра.

Әйтик, интернат-йортта яшәүче якташларына кунакка Питрәч районының социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннәтова,  Чистай районы аксакаллары килде. Алар буш кул белән килмәгән-барысына да азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.

Өлкәннәр декадасында "Астрия " салоны да активлык күрсәтте. Осталар 25 кешене кистеләр. 

"Ностальгия" вокаль-инструменталь ансамбле юлдашлыларны искиткеч ретро-концерт белән сөендерде. Концерт программасы репертуары өлкән яшьтәге тамашачылар өчен махсус сайланган иде. 

"Чистай" мәдәни үзәге администрациясе социаль хезмәт алучылар өчен кино күрсәтү оештырды. "Иллюзион" кинотеатрында "Везучий случай" комедиясе күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International