Өлкәннәр көне декадасында Югары Ослан муниципаль районындагы “Өметяры” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ялгыз өлкән кешеләр өчен "Оныклар сәламе" акциясе булып үтте. Мәктәп укучылары үз теләкләрен язып, таныш булмаган әби-бабайларга ягымлы сүзләр язды.
Социаль хезмәткәрләр балалар белән сәламәтлек теләп хатлар, открыткалар бүләк итте. Бу сюрприз өлкәннәргә бик ошады һәм аларның кайберләредә җавап бирү теләге туды.
Өлкәннәрне җылы хатлар һәм бүләкләр белән котлау кечкенә бәйрәмгә әйләнде. Бу чара ялгыз йөрәкләрне җылылык,шатлык, яхшы кәеф белән баетты. Акция әби-бабаларны үзләрен тирә-юньдәгеләргә кирәкле итеп хис итәргә мөмкинлек бирде.