"Балкыш" балалары геройлар тормышы белән таныша

2018 елның 5 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәр балалар китапханәсендә булып кайтты.

Балаларга Александр Суворов турында бәян иттеләр. Аның хәрби хезмәттәге батырлыклары турында кызыклы мәгълүматлар бирелде.

"Суворов тормышы - ул безгә гыйбрәт. Аның батырлыгы һәм зирәклеге сокландыра", – диде приют тәрбиячеләре Рәисә Алпыспаева һәм Алсу Исмәгыйлева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International