Татарстанда "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" проекты тормышка ашырыла

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 4 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Сафина һәм "Богородский рай" халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннәтова  ялгыз пенсионер Мәфрүзә Вәлимөхәмәтованы  тәрбияләүче Хәйдәровлар гаиләсендә булдылар.

Социаль тармак белгечләре Мәфрүзә Мулламөхәмәт кызына азык-төлек җыелмасы һәм чәчәкләр тапшырды,чын күңелдән изге теләкләр, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм гаилә тынычлыгы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International