Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 237 кеше, бу узган хисап датасына караганда 19 кешегә кимрәк.
2018 нче елның 23 октябренә республикада 9 943 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.
"Урман утырту көне" акциясе Татарстанда ел саен ике этапта уза: көзен һәм язын. Әлеге акция Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да оештырылды.
Әкият терапиясе - башка төрле психотерапия кебек үк кешегә күңелне танып белү һәм дәвалау формасы булып тора. Ул үзенең игътибарын психик процессларның сюжетлы булуына, ягъни йөрәк эчендә булган вакыйгаларга юнәлдерә.
Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш бирүчеләргә турыдан-туры предприятиедә дәүләт хезмәтләре күрсәтү максатыннан күчмә чаралар оештырылу дәвам итә.
Россия тарихының истәлекле сугыш вакыйгалары датасы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова 1 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 21 бала арасында: "Наваринск диңгез бәрелешендә турция флотын тар-мар итү" темасына төркемле дәрес үткәрде.
Бүген "Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен "Хәрәкәт-ул тормыш!" дәресе узды.
Шушы көннәрдә Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында гаилә коруга ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган чара узды. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә кандидатлар белән танышу максатыннан, приют карамагындагы балалар катнашында "Күңелле стартлар" спорт чарасы оештырылды.
Кичә Теләче муниципаль районы "Чишмә" социаль ярдәм күрсәтү үзәге "Родник" белгече Ф.Гайнетдинова планлаштырылган йорт визиты технологиясе дәресе үткәрде.
Шушы көннәрдә, "Минем һөнәрем. Минем карьерам" проекты һәм "Турникетларсыз атна" акциясе уңаеннан, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "Таттелеком" ЯАҖ һәм "Русь" пластик тәрәзәләр заводына чираттагы экскурсияләр булып узды.