Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,49 %ны тәшкил итә

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018 нче елның 23 октябренә республикада 9 943 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 214 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил иткән.

Хисап атнасында 582 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 533 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 43 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International