Теләче районында йорт визиты хезмәте эшләвен дәвам итә

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Кичә Теләче муниципаль районы "Чишмә" социаль ярдәм күрсәтү  үзәге "Родник" белгече Ф.Гайнетдинова планлаштырылган йорт визиты технологиясе дәресе үткәрде.

Белгеч сүзләренә караганда, ул тәкъдим иткән алым иң беренче чиратта мөмкинлекләре чикләнгән бала үсә һәм тәрбияләнә торган йортка керергә ярдәм итә. Чөнки технология өй шартларында тормышка ашырыла, анда гаилә әгъзалары үзләрен уңайлы хис итә, баланың тәртибе  ачык булып кала. Болар барысы да белгечкә үсеш динамикасын объектив бәяләргә һәм үз эшен камилләштерергә, аның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шуңа күрә йорт визиты технологиясе гаилә белән хезмәттәшлекнең иң нәтиҗәле формаларының берсе булды һәм шулай булып кала да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International