Бөгелмәнең "Ялкын" приютында "Күңелле стартлар" узды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында гаилә коруга ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган чара узды. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә кандидатлар белән танышу максатыннан, приют карамагындагы балалар катнашында "Күңелле стартлар" спорт чарасы оештырылды.  

Кунаклар һәм приютта тәрбияләнүчеләр "Яшел" һәм "Сары" командаларга бүленде. Балалар өчен туп белән күңелле эстафеталар оештырдылар. Командалар туплану өчен чаңгыда бәйге үткәрделәр, бердәм  команда белән көч сынаштылар. Әмма, җиңүчеләрне билгеләнмәде, чөнки дуслык җиңде.

Чара ахырында һәр командага грамота тапшырылды. Балалар бүләккә йомшак уенчыклар һәм татлы призлар алды. Ә иң мөһиме алар киләчәктә элемтәләрне җайга салу өчен бер-берсе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International