Бүген Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан көзге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы һәм теләге булган һәркем катнаша алды.
Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәгендә хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылган эшсез гражданнар өчен төркемле консультацияләр үткәрелде.
Иртәгә, 26 октябрь көнне сәгать 10да Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге “Работа в России” порталының мөмкинлекләре” темасына узачак семинар-киңәшмәдә катнашырга чакыра.
Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсендә "Баланың эчке яктан үсеше" темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
Кичә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
24нче октябрьдә Чистай шәһәре мәшгульлек үзәге “Бинк” социаль эшлекле клубы белән берлектә эш бирүчеләр вәкилләре, зона эш төркеме белгечләре өчен “2018-2019 елларда хезмәт һәм эш белән тәэмин итү турындагы законнарга үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе” темасына семинар–киңәшмә үткәрде.
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Шушы көннәрдә Питрәч районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Г. Галиәхмәтова "Өлкән буын вәкилләре өчен социаль туризм" инновацион технологиядә катнашучылар өчен Питрәч туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырды.
Бу көннəрдə күренекле язучы, Абдулла Алишның тууына 110 ел булды.
Кичә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Син дә мин дә иптәшләр” дигән танышу уены үткәрде.