Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрүе күзәтелә

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән  эшсезләр саны 237 кеше, бу узган хисап датасына караганда 19 кешегә кимрәк.

Шулай ук узган атнада Кама Аланы, Чистай һәм Яшел Үзәндә эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 23 октябренә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 271, 298 һәм 353 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Яр Чаллы,Түбән Кама һәм Менделевскта эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Анда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 846, 924 һәм 61 кешегә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International