Шушы көннәрдә, "Минем һөнәрем. Минем карьерам" проекты һәм "Турникетларсыз атна" акциясе уңаеннан, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "Таттелеком" ЯАҖ һәм "Русь" пластик тәрәзәләр заводына чираттагы экскурсияләр булып узды.
Экскурсия барышында балалар предприятиеләр һәм тармак тарихы, алардагы җитештерү технологияләре турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белде, төрле һөнәр ияләре белән аралаштылар.
Предприятиеләрдә эшләүчеләр белән әңгәмә вакытында производствоны модернизацияләү һәм аның үсеше турында гына түгел, ә нинди квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ булуы турында да сүз барды.
Чарада КИУ югары хосусый белем бирү учреждениесе Бөгелмә филиалы көллияте студентлары һәм 9нчы урта мәктәп, 7нче гимназия муниципаль бюджет мәгариф оешмасы укучылары – барлыгы 84 кеше катнашты.