Бөгелмәдә эш бирүчеләр белән очрашулар дәвам итә

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш бирүчеләргә турыдан-туры предприятиедә дәүләт хезмәтләре күрсәтү максатыннан күчмә чаралар оештырылу дәвам итә.

Шушы көннәрдә белгечләр шәһәрнең биш оешмасы белән чираттагы күчмә мәгълүмати очрашулар уздырды.

Әлеге очрашуларның төп максаты-хезмәттәшлеккә яңа эш бирүчеләрне җәлеп итү, партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, алдагы уртак эш рәвешләрен килештерү.

Эш бирүчеләргә хезмәт базарындагы хәл, "Россиядә эш" интернет-ресурс мөмкинлекләре турында мәгълүмат таратылды, мәгълүмати буклетлар тапшырылды. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча 5 яңа вакансия теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International