ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

30-31 октябрьдә Казанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионатының республика этабы уза. Әлеге чарада Кукмара районы делегациясе дә катнашты.

Бүген Аксубай районына эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Юрий Синельщиков килде.

Бүген, 30 октябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырылды.

Түбән Кама "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Балалар сәламәтлеге. Чыныгу” темасына дәрес үткәрде.

 

“Работа в России” порталын популярлаштыру һәм эшчәнлеген алга этәрү максатында 26 октябрендә Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә “Работа в России” порталының мөмкинлекләре дигән темага семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә шәһәрнең 13 оешмасы катнашты.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Игелекле куллар җылысы" дигән хәйрия акциясе тәмамланды. Акциянең максаты-аз керемле гаилә проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга хәйрия ярдәме җыю һәм тарату.

29 октябрьдә Зәйнең "Шатлык " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль хезмәткәр мәктәбе”ндә чираттагы дәрес уздырды.

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан "Алтын көз" дигән гаилә иҗаты конкурсы уздырылды.

Үз йортыңны мөстәкыйль бизәү - ул үзенчәлекле  интерьерны өстен итүче хуҗабикә өчен намус эше. Мәсәлән, модульле картиналар ясау иҗат өчен киң мөмкинлекләр ача.

 

Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениясендә 36 инвалид бала  һәм 13 ата-ана өчен жыр житәкчесе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International