Зәйдә социаль хезмәткәр мәктәбендә чираттагы дәрес узды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

29 октябрьдә Зәйнең "Шатлык " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль хезмәткәр мәктәбе”ндә чираттагы дәрес уздырды.

Бүлек мөдире Любовь Плешкова өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында аңлатты. Бүлек белгече Людмила Кузнецова социаль хезмәткәр көндәлеген алып бару һәм саклау кагыйдәләре белән таныштырды

Административ хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Светлана Сало хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрде,  шулай ук җил көчәйгәндә куркынычсызлык чаралары һәм бозлавык вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында  бәян итте.

Социаль мошенниклык очракларын кисәтү максатыннан, юрисконсульт Гүзәлия Хуҗиәхмәтова социаль хезмәткәрләрне, хәзерге вакытта ТР территориясендә  иң еш кабатланган гражданнарга карата җинаять кылу фактлары һәм мошенниклык төрләре турында таныштырды.

Мошенникларның, социаль хезмәткәрләр кыяфәтендә, өлкән яшьтәге гражданнарны  субсидияләр түләү, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм  кебек хезмәтләр күрсәтү буенча алдау очраклары турында искәртте. Җыелыш ахырында социаль хезмәткәрләргә, халыкка мәгълүмат җиткерү өчен, буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International