Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә “Работа в России” порталының мөмкинлекләре  темасына семинар-киңәшмә узды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

“Работа в России” порталын популярлаштыру һәм эшчәнлеген алга этәрү максатында 26 октябрендә Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә “Работа в России” порталының мөмкинлекләре дигән темага семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә шәһәрнең 13 оешмасы катнашты.

Семинар барышында эш белән тәэмин итүчеләргә “Работа в России” гомумроссия вакансияләр базасының мөмкинлекләре аңлатылды, атап әйткәндә, порталда теркәлү һәм анда мәгълүмат урнаштыру тәртипләре күрсәтелде.

“Работа в России” порталы вакансияләрне, резюмеларны урнаштыру өчен үз сервисларын түләүсез тәкъдим итә, бу исә эш бирүчеләр өчен хезмәткәрләр эзләү һәм эш эзләүчеләргә ирекле эш урыннарына урнаша алу процессын тизләтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International