Түбән Каманың "Веста" үзәгендә чыныгуның файдасы турында сөйләштеләр

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Түбән Кама "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Балалар сәламәтлеге. Чыныгу” темасына дәрес үткәрде.

Максат: ата-аналарның чыныгу алымнары һәм кагыйдәләре турында белемнәрен һәм күзаллауларын киңәйтү. Контраст һава ваннасы һәм физик күнегүләр ярдәмендә сабыйларның кәефен һәм мускуллар тонусын күтәрү.

Дәрес башында хезмәт буенча инструктор әниләрдән бу шөгыльне кирәкле дип саныймы һәм үз балаларын чыныктыру белән шөгыльләнәме дип кызыксынды. Әти-әниләрнең барысы да чыныгу турында тулы мәгълүматка ия түгел, ә кайберләре иң гади сорауларга җавап бирергә кыенсындылар. Ә максатчан чыныгу белән катнашучыларның берсе дә шөгыльләнми. Хезмәт буенча инструктор чыныгуның кирәклеген һәм аның файдасы турында мәгълүмат бирде.

Аннары дәрес уен формасында чыныктыра торган күнегүләр белән дәвам итте: "Сәламәтлекнең тылсымлы юлы", "Күңелле туплар" һ. б. Дәреснең музыкаль өлеше физик үсешкә багышланган иде. Балалар рәхәтләнеп музыка астында зарядка ясадылар.

Дәрес ахырында хезмәт буенча инструктор ата-аналарны бар белгәне белән чыныгуның экстремаль процедураларына ташланмаска чакырды. Монда төрле факторларны исәпкә алырга кирәк - баланың сәламәтлеге торышы, аның иммунитеты үзенчәлекләре, яше һ.б. Югыйсә, әзерлеге булмаган балага зыян да китерергә мөмкин. Дәрес балаларда һәм аларның әниләрендә шатлык һәм күңел күтәренкелеге уятты, ә соңыннан ата-аналар дөрес чыныгу турында киңәшләр белән белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International