Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан "Алтын көз" дигән гаилә иҗаты конкурсы уздырылды.
Конкурска төрле табигый материаллардан әзерләнгән, төрле техникаларда башкарылган эшләр кабул ителде. Җиңүчеләрне бәйрәм шартларында бүләкләделәр һәм аларга балалар спектакленә чакыру билетлары бирделәр. Ике эш тамашачы мәхәббәте призы алды һәм аларга йомшак уенчыклар тапшырылды.
Мондый төрдәге чаралар тернәкләндерү процессында яхшы чагылыш таба, конкурста катнашудан һәм алынган бүләкләрдән, шулай ук ата-аналар белән уртак эшчәнлектән канәгатьләнү хисләре уята.