Минзәләдә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген, 30 октябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырылды.

 Сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәрне Ленин исемендәге парктагы мемориал янында искә төшерделәр, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Социаль эш буенча белгеч лекцияне укыды.

"Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне – илебез тарихындагы фаҗигале сәхифәләр турында искә алу, меңләгән кеше нигезсез репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү хезмәт лагерьларына, ссылка һәм махсус җирләргә җибәрелгән, тормыштан мәхрүм ителгән", – дип мөрәҗәгать итте социаль хезмәткәр чарада катнашучыларга.

Чараның максаты социаль хезмәт алучылар арасында патриотик аң, актив гражданлык позициясе формалаштыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International