Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Игелекле куллар җылысы" дигән хәйрия акциясе тәмамланды. Акциянең максаты-аз керемле гаилә проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга хәйрия ярдәме җыю һәм тарату.
" Игелекле куллар җылысы" акциясе барышында аз керемле һәм күп балалы дүрт гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Яшелчә кәрзине бәрәңге, чөгендер һәм кишер капчыгыннан торды.
Әлеге акциягә битараф булмаган эшмәкәр, Югары Тәкермән авылының фермер хуҗалыгы башлыгы Нәсим Дәүләтов та кушылды.
Комплекслы үзәк директоры Наталья Елхова билгеләп үткәнчә, акция – күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен реаль ярдәм.