Бүген Аксубай районына эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Юрий Синельщиков килде.
Эш визитында Юрий Петрович районның җитәкчеләре озатуында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Хыял " социаль приютында булды.
Приют директоры Гөлнара Шарашева кунакны приют эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды, аннары учреждениенең яңартылган бүлмәләре буенча экскурсия үткәрде. Юрий Петрович приютта тәрбияләнүчеләр белән бик теләп аралашты, сораулар бирде һәм үзе турында җентекләп сөйләде.
Район башлыгы, үз чиратында, "Бергә булдырабыз" проектын башлап җибәрүче яңа юнәлешләрнең уңышлы эшен дәвам итүен билгеләп үтте. Әйтик, приютта ата-аналар өчен "Мастерок", "Анимацион студия", "Селфи", "Кунак бүлмәсе" түгәрәкләре актив үсеш ала.
Депутат приютка төсле принтер һәм ноутбук бүләк итеп, "Селфи" түгәрәге мөмкинлеген киңәйтте. Сүз уңаеннан, әлеге түгәрәкнең нигезе нәкъ менә Юрий Петрович тарафыннан салынган иде, чөнки "Бергә булдырабыз" проектын гамәлгә ашыру чорында аларга ярдәмче Михаил Ляпунов аша профессиональ фотоаппарат тапшырылды.