ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "алык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре"атналыгы узды. Атна дәвамында социаль хезмәт алучылар Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар.

2018 елның 30 нчы октябрьда Казан ветеринар академиясе терлекчелек технологиясе кафедра доценты В.Баранов  җитәкчелендәге ирекле отряды “Шатлык” приютында кунакта булып китте.

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Алия Фәрхетдинова һәм Рәзилә Ярмөхәмәтова тарафыннан "Чиста урманнар" акциясе кысаларында урман җыештыру оештырылды.

 

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек ужаеннан "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан республикасы Конституциясе көне уңаеннан Автозавод башкарма комитетының "Илһам" ветераннар хоры концерты булды.

Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен Спас районының РФ пенсия фонды идарəсе башлыгы урынбасары Т.Морюхова белəн очрашу уздырылды.

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сау бул алтын көз!” дигән темага аппликацияшөгыле узды. Шөгыльнең максаты: балаларда трафарет белән эшләү күнекмәләрен үстерү, бармак мускулларын ныгыту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш"  приютында тәрбияләнүчеләр социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында республика һөнәри юнәлеш бирү акциясенә багышланган видеоролик төшерүдә катнашты.

31 октябрьдә Казанда "Абилимпикс-2018" инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча IV илкүләм чемпионатының төбәк этабына йомгак ясадылар. Беренче урыннарны алган 32 татарстанлы 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә IV илкүләм чемпионатта катнашачак.

31 октябрьдә Яр Чаллы мәшгульлек үзәгедә Татарстанда билгеләнгән минималь хезмәт хакы, аның түләнеше буенча зона киңәшмәсе булып узды.

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International