31 октябрьдә Казанда "Абилимпикс-2018" инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча IV илкүләм чемпионатының төбәк этабына йомгак ясадылар. Беренче урыннарны алган 32 татарстанлы 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә IV илкүләм чемпионатта катнашачак.
Быел төбәк чемпионатында 180 дән артык конкурсант катнашты, алар 25 компетенция буенча көч сынашты. Моннан тыш, 162 сертификацияләнгән эксперт җәлеп ителде, шул исәптән предприятиеләр вәкилләре арасыннан компетенцияләр буенча 25 баш эксперт. Ярышлар өч категория буенча оештырылды: "Студентлар", "Белгечләр" һәм "Мәктәп укучылары".
"Казан сәүдә-икътисад техникумы" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә узган ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Зарипова катнашты.
Чемпионат уздырылган ике көн эчендә конкурс мәйданчыкларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү мәктәпләреннән 500дән артык укучы, шулай ук аларның әти-әниләре булды. Барлык теләүчеләр мастер-классларда, тренингларда катнаша, профориентацион тест уза алды.
"Абилимпикс" - халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның бурычлары һөнәри юнәлеш бирү, инвалидлыгы яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри белем бирүгә мотивацияләү. Татарстан бу хәрәкәткә 2015 елда кушылды.