Түбән Кама приютындагылар республика конкурсында катнаша

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш"  приютында тәрбияләнүчеләр социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында республика һөнәри юнәлеш бирү акциясенә багышланган видеоролик төшерүдә катнашты.

Дөньяда өч меңгә якын һөнәр бар. Сүз дә юк, алар барысы да бик мөһим, әмма табиб һөнәре, бөтен кешелек өчен иң кирәкле, мөһим һөнәр.

Медицина хезмәткәре Гүзәл Фәләхова да видеоролик төшерүдә катнашты.Балалар үзләренең хыялларын бик теләп уртаклаштылар. Алар киләчәктә үз эшләрен яратырлар дип ышаналар.

Конкурсның максаты – киләчәк һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга ярдәм итү, тәрбияләнүчеләрнең хезмәт һәм һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын формалаштыру һәм һөнәри үзбилгеләнүгә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International