31 октябрьдә Яр Чаллы мәшгульлек үзәгедә Татарстанда билгеләнгән минималь хезмәт хакы, аның түләнеше буенча зона киңәшмәсе булып узды.
Шулай ук очрашу барышында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарә тарафыннан тәкъдим ителгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүче оешмалар исемлеге буенча эш нәтиҗәләре дә каралды.
Киңәшмә эшендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф. Вәлиуллов, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең Яр Чаллы бүлеге башлыгы Ф. Ш. Гайнуллин, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ф. Р. Закиров, ТР икътисад үсеше һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы урынбасары, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының социаль планлаштыру бүлеге башлыгы Е. В. Воронина һ.б районнардан килгән вәкилләр катнашты.