2018 елның 2 ноябренә Татарстан республикасы авылларында яшәүче беренче бала тапкан 1 521 яшь ана һәм өченче баласы туган 294 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Россиянең лаеклы киләчәк гражданнарын, ватанпәрвәрләрен тәрбияләү максатыннан Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды.
4 ноябрь көнне Россиядә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә төрле чаралар үткәрелде.
Патриотик тәрбия бирү уңаеннан Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар өчен экскурсия-танып-белү программасы оештырды.
Бүген Балык Бистәсе муниципаль районының "Кулон Агро" ҖЧҖ конференц-залында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган традицион "Минем һөнәрем" һөнәри юнәлеш бирүче акциягә йомгак ясалды.
Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдина Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен "Пешекче тарихы" буенча мастер – класс үткәрде.
Бүген Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Профориентация калейдоскобы. Минем хыялым һөнәре " программасы буенча чираттагы дәрес узды. Бу юлы балалар "Светлячок " ветеринария клиникасында экскурсиядә булды.
Узган чәршәмбедә Әлмәт шәһәренең Үзәк китапханәсендә "Юмарт көз" исемле остаханә булып узды.
1 нче ноябрьдә Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Бергә күңеллерәк" клубы үз эшен башлап җибәрде.
“Наз” үзәгенең психологы Гүзәл Зиганшина һәм социаль педагогы Лилия Зарипова сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче чара оештырды. Балалар башта үзләрен психологик халәтләрен яхшыртты, массаж туплар ярдәмендә кулларын җылыттылар. Әлеге күнегүләрдән соң, алар Әниләр көненә багышлап открыткалар ясады. Чарада балалар тырышып эшләделәр.