Патриотик тәрбия бирү уңаеннан Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар өчен экскурсия-танып-белү программасы оештырды.
Чара барышында балалар Лаеш районыдагы Г. Р. Державин музеена барды. Анда алар өчен мастер-класс һәм квест-уен оештырылды. Шулай ук балалар Г. Р. Державинга һәйкәл куелган мәйданда һәм Сугышчан дан музеена да сәяхәт итте.
Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте, барлык балалар да актив катнашты һәм истәлекле сувенирлар алдылар.