4 ноябрь көнне Россиядә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә төрле чаралар үткәрелде.
Биектау районы "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары 4 нче социаль участокта "4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне" исемле чара үткәрде. Чара барышында балалар "Син булмасаң, кем була?" дип аталган видеоролик карады. Әлеге чараның максаты: балаларда ватанга патриотик хисләр уяту һәм туган ил тарихы белән таныштыру.
Яңа буын бу бәйрәм турында, дәүләтебез символикалары турында белемнәрен тирәнәйтте. Алар киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары булыр дигән ышанычта калабыз.
Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утравы” белгечләре тарафыннан район китапханәсендә социаль ярдәм аучы үсмерләр өчен чара узды.
Балаларга видиоролик күрсәтелде. Бу мероприятиене уткәргәндә белгечләр бәйрәмнең килеп чыгуының тарихы, аның милли әһәмиятенә балаларның игътибарын юнәлтте. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина сүзләренә караганда, бу чара балаларда социаль әһәмиятле кыйммәрлекләргә, патриотик һәм гражданлык, ил өчен горурлык хисен формалаштыру һәм тәрбияләү максаты белән үткәрелә.
Халыклар бердәмлеге көне 1612 нче елгы вакыйгалар белән – безнең борынгы бабаларыбызның батырлыгы белән бәйләнгән. Алар туган ил өчен, аның азатлыгы, бәйсезлеге өчен берләшкәннәр. Бу бәйрәм бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү көне.
Шушы бәйрәм уңаеннан Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр шул гасырга презентация ярдәмендә сәяхәт итте. Ә соңыннан “Көйне тап” дип исемләнгән музыкаль программада катнашты. Конкурс программасы “Сугыш еллары җыры” дип аталган иде. Өлкәннәр уенда бик теләп катнашты. Катнашучылар актив булды, ә тамашачылар аларга көч биреп, ярдәм итеп утырдылар. Бәйрәмнән барсы да канәгать калды.
Бәйрәм чаралары Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында оештырылды.