Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдина Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен "Пешекче тарихы" буенча мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты: туклануны актуальләштерү юллары белән таныштыру.
Белгеч катнашучылардан үзләренең яратып әзерләгән ризыкның рәсемен ясарга кушты. Ризыклар ясаганда төсле карандашлар кулланылды. Нинди продуктлардан әзерләнүе турында сөйләделәр.
Социаль хезмәтләр алучыларга белгеч ризыкларның һәм аш-суның рәсемнәрен открыткаларда күрсәтте. Дөрес туклануга өстенлек бирү турында әңгәмә кордылар һәм ризык турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр.
Социаль хезмәт алучылар үз хисләрен ачыктан-ачык күрсәтеп, уңай тәэсирләр алдылар. Чарада 13 кеше катнашты.