"Балкыш" приютында Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Россиянең лаеклы киләчәк гражданнарын, ватанпәрвәрләрен тәрбияләү максатыннан Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды.

Тәрбиячеләр Гөлназ Кормакаева һәм Альбина Борисова балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, балалар илнең дәүләт символикасы турында белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында балалар тәрбиячеләр белән бергә Россия гимнын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International