ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Теләче муниципаль районы "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча 160 өлкән яшьтәге гражданнарга 22 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Карары нигезендә Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәре Фруза Абзалованы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде. 

Буаның "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Тегү эше" юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес уздырды.

Ел саен 20нче ноябрьдә Татарстан республикасы буйлап балаларга бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Бүген 2018 елның 15 ноябрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эштән чыгарылырга тиешле исәп-хисап-касса үзәге хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.

 

Дөньяның күпчелек илләрендә ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул 1977 елда Америка онкология җәмгыяте тарафыннан билгеләнгән. 2018 елда бу көн 15 ноябрьгә туры килә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2018 елның 8 нче ноябреннән 20 нче ноябренә кадәр Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен "кайнар элемтә" эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.

Чаллының “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб Галина Дильмөхаммәтова һәм өлкән шәфкать туташы Марина Кокорина “Авыр хәлдә ашыгыч ярдәм күрсәтү” дигән темага  практик шөгыль үткәрде.

Әниләр көне алдыннан Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен "Скрапбукинг" инновацион технология кертү буенча гамәли дәрес узды.

Менделеевск "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучы балалар өчен "ПАМ кулланмыйча психик уңайлылык" дигән төркемле дәрес уздырды. Дәреснең максаты - киләчәкнең уңай образын формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International