Тәмәкегә урын юк!

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Дөньяның күпчелек илләрендә ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул 1977 елда Америка онкология җәмгыяте тарафыннан билгеләнгән. 2018 елда бу көн 15 ноябрьгә туры килә.

Тәмәке-никотинга бәйлелек кешелек тарихында иң киң таралган эпидемияләрнең берсе, ул эчкечелек һәм наркомания белән бер рәттә тора.

Тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен агитацияләү һәм пропагандалау максатыннан Биектау районы "Өмет"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең социаль педагоглары тарафыннан "Тәмәкегә урын юк!" дигән плакатлар конкурсы үткәрелде. Конкурска төрле башкару техникасында 26 эш тәкъдим ителде. Бәйге нәтиҗәләре буенча балалар өчен әлеге тема актуаль дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Үз плакатларында алар тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыянын чагылдырдылар һәм өлкәннәрне зарарлы гадәтләрдән баш тартырга чакыралар.

Биектау районы "Өмет"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International