Изгелектә кичектергесез халәтләрдә табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Чаллының “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб Галина Дильмөхаммәтова һәм өлкән шәфкать туташы Марина Кокорина “Авыр хәлдә ашыгыч ярдәм күрсәтү” дигән темага  практик шөгыль үткәрде.

Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны кинәт кенә төрле сәбәпләр аркасында авырып китүчеләргә (борыннан кан китү, буыннар сыну, баш мие селкенү, электр тогы бәрү, аң китеп егылу, хәмер эчеп һәм пешеп) зарарланган очракларда ашыгыч ярдәм күрсәтү юлларын күрсәтү иде.

Табиб килгәнче ашыгыч ярдәм күрсәтү - ул  кеше гомерен саклап калу өчен  комплекслы рәвештә гади генә чараларны бәлә килгән урында дөрес итеп куллана белү.

Чара башында табиб ашыгыч ярдәм күрсәтү турында мәгълүмәтләр белән таныштырды һәм ярдәм күрсәтү ысулларын практик рәвештә эшләп күрсәтте. Өлкән шәфкать туташы Марина Кокорина  өй шартларында ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен  нинди дарулар булырга тиешлегенә тукталды. Чара ахырында социаль хезмәт  алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар. Дәрестә 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International