"Өмет яры"да профилактик дәрес узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Менделеевск "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучы балалар өчен "ПАМ кулланмыйча психик уңайлылык" дигән төркемле дәрес уздырды. Дәреснең максаты - киләчәкнең уңай образын формалаштыру.

Чара спектакль рәвешендә оештырылды, анда яшүсмерләр үзләре роль башкарды. Алар сәламәт кеше, наркома һәм тәмәке тартучы рольләрендә чыгыш ясады. Дәресләрдән соң һәр катнашучы үз фикере белән уртаклашты, аңа начар гадәт буларак уңайлы булу-булмавы турында сөйләде. Барлык балалар да бердәм тавыш белән сәламәт яшәү рәвешен алып бару яклы булуларын әйтте.

Чара дөрес тормыш юлын сайлаган яшүсмернең язмышы турында дулкынландыргыч сюжетлы видеоролик карау белән тәмамланды. Шулай ук балаларга кеше өчен ПАМ куллануның зарарлы йогынтысы турында хәтерләүче мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International