Әлмәттә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 20нче ноябрьдә Татарстан республикасы буйлап балаларга бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Бу көнне балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.

Бу көнне прокуратура, Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе, иҗтимагый яклау идарәсе, кайгырту һәм тәрбиячелек идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, мәхкәмә приставлары федераль хезмәте идарәсе, Башкарма комитетның торак бүлеге вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар ярдәм итәчәк.

Барлык теләүчеләр 2018нче елның 20нче ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәре, К. Цеткин урамы, 54а йорт, каб. 103 адресы буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International