Буаның "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Тегү эше" юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес уздырды.
Дәрес барышында тегү машинасында электр приводы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларда социаль хезмәт алучылар яңа күнекмәләр алырга, шулай ук үзләренең көнкүреш бурычларын хәл итә ала: кием-салым ремонтлау, гаилә ихтыяҗлары өчен кирәкле гади теккән әйберләр, бу гаилә чыгымнарын сизелерлек киметә.