Ел саен 15 нче ноябрьдә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне үткәрелә. Әлеге көннең максаты - тәмәке бәйлелегенең таралуын киметүгә ярдәм итү.
15 ноябрь көнне Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, “Иркен сула” дип исемләнгән акция үткәрде.
Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ай саен өлкән яштәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "Хатирәләр терапиясе" технологиясе кысаларында төрле дәресләр үткәрә.
"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру максатыннан "Нык гаилә" һәм Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан Бөгелмәдә чара узды. "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән девиз астында узган спорт чарасында балалар актив катнашты.
15 ноябрь көнне Алабуга шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Күчмә офисы Алабуга районының Танайка авылы гомуми белем бирү мәктәбенә чираттагы сәфәр кылды. Һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр 40 укучыга күрсәтелде.
Россиядә пенсия реформасы уңаеннан Татарстанда пенсия алды яшендәге кешеләр өчен 66 консультация пункты ачылган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту уңаеннан 29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2019 елга халыкның сораштыру нәтиҗәләрен карау һәм ведомствоның ачык максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узачак.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре КАМАЗ Мәдәният сараенда үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
Өлкән яшьтә күпләрне төрле авырулар борчый. Йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән өлкәннәр үз вакытларын өй генә үткәрергә мәҗбүр. Ә пассив, яңа кичерешләргә бай булмаган тормыш мөстәкыйльлелекне югалтуга китерә.
"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларның ата-аналары тәлинкәне декоратив бизәү белән шөгыльләнә.