Әлмәттә эшсез калырга мөмкиннәргә консультация оештырылды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген 2018 елның 15 ноябрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эштән чыгарылырга тиешле исәп-хисап-касса үзәге хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.

Эшкә урнашу бүлеге җитәкчесе Фәридә Кадыйрова Фәридә һәм хезмәт базарын анализлау, фаразлау бүлеге мөдире Майя Алексеева хезмәткәрләргә оешма бетерелүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән гражданнарга хезмәт хокукы нормалары  буенча гарантияләр һәм компенсацияләр турында аңлаттылар.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре очрашуга килгәннәрне мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге белән таныштырдылар.  Оешманың 11 хезмәткәренә консультация ярдәме күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International