ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Ай дәвамында татарстанлылар 2019 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча сораштыруда катнашты.

“Әни+бәби” клубы эшчәнлеге уңаеннан "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында "Урамда һәм өйдә балалар куркынычсызлыгы" дигән темага дәрес үткәрде. 

"Парикмахер эше" хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә “Өченче һәм дүртенче төркем чәч буяулары һәм аларның характеристикалары” дигән темага чираттагы дәрес узды. Максат: чәчне буяу өчен төрле буяуларны  кулланырга өйрәнү. 

95 яшь - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә гасыр буена сузылган шундый олы яшьне каршы алырга насыйп булмый. "Яхшы кеше гасырдан артык яши", - диләр халыкта озын гомерлеләр турында.

30-31 октябрьдә Татарстан республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс " төбәк чемпионаты узды. 25 компетенция буенча чемпионат җиңүчеләре 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХ мәйданчыкларында узачак “Абилимпикс” IV илкүләм чемпионатында катнашачак.

“Граждан булырга бурычлы!” дәресләр циклы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участогында күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен “Татарстанның бөек кешеләре!” дип аталган дәрес үткәрде.

"Бергә булдырабыз" республика проектын һәм Бөтендөнья балалар көнен тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балалар өчен 100 шөгыль" конкурс-уен программасы узды.

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Шаярудан хокук бозуга кадәр бер адым” дигән әңгәмә үткәрде.

 

20 ноябрь көнне "Юмарт сишәмбе" кампаниясе кысаларында Кама Тамагы районы "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Тәмте авылы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә "Чиста йорт" акциясе оештырды.

Минзәлә районының "Тургай " балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында полиция лейтенанты В.Шәймөхәммәтов белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International