Әниләр өчен матурлык көне узды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыкара әниләр көне уңаеннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге балаларга һәм барлык мохтаҗларга ярдәм итүче “Игелекле йөрәк” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә,сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга “Әниләр өчен матурлык көне” оештырды.

Чарада катнашучылар шәһәрнең матурлык салоннарында һәрберсе бәйрәмчә матур чәч (прическа) ясата алды.

Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен бик күңелле  программа оештырылган иде: сабын куыклары тамашасы, музыкаль һәм инструменталь номерлар,чәй эчү. Иҗади мәйданчыклар куелган: кечкенә катнашучылар өчен аквагримм, әниләр өчен макияж буенча мастер-класс.

Очрашу ахырында һәр гаилә оештыручылардан бүләкләр алды.

Кичә уңайлы атмосферада узды. Барлык катнашучылар күп уңай кичерешләр кичерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International