"Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Быел 28 ноябрь көнне үзәкнең музыка залында тернәкләнүчеләрнең әниләре чакырылган иде.
Бу күңелле, дулкынландыргыч бәйрәмгә балалар алдан әзерләнде: портретлар ясадылар, әниләр өчен бүләкләр ясадылар, шигырьләр, җырлар һәм биюләр өйрәнделәр, инсценировка әзерләделәр. Әлеге чарада ата-аналар үзләре дә актив катнашты. Мәсәлән, инвалид баланың әнисе Рамилә Күңел җырын башкарды.
Бәйрәмнең кульминациясе булып С. Маршак әсәренең "Ахмак тычкан турында әкият" инсценировкасы торды. Театральләштерелгән тамашада балалар, ата-аналар һәм педагоглар катнашты. Һәр герой өчен кулай костюм сайлап алынган, декорацияләр әзерләнгән. Спектакль уңышлы үтте-геройлар көчле алкышлар белән бүләкләнде.
Бәйрәм программасында катнашучыларның барысы да бик күп уңай эмоцияләр һәм шатлыклы тәэсирләр алды.
"Мондый чаралар ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә, әнинең бала тормышындагы ролен арттыра", - дип билгеләде тәрбияче Наталья Алексеева.