Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру уңаеннан мастер класс узды.
Хезмәт буенча инструктор С.Сергиенко йо-йо техникасы нигезендә төрле тукымалардан колье, брошь ясауга багышланган мастер-класс оештырды. Әниләр, белгечләр тырышып тукымадан төрле бизәкләр чыгарып берничә колье, браслет, брошь ясады.