Яр Чаллының мәшгульлек үзәге кунаклар кабул итте

2018 елның 30 ноябре, җомга

Кичә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган физик мөмкинлекләре чикле балалар килде.

Социаль хезмәт алучылар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасы буенча экскурсия үткәрелде. Белгечләр аларны оешманың структурасы, принциплары һәм эш үзенчәлекләре белән таныштырды, мәшгульлек үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, шәһәрнең хезмәт базары торышы, шулай ук һөнәри эшчәнлек өлкәсен дөрес сайлау мөһимлеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, социаль хезмәтләр алучылар белән һөнәри сәләтләр билгеләүгә тест үткәрелде.

"Минем тормыш юлым" арт-терапия дәресен үткәрү очрашуның йомгаклау өлеше булды. Әлеге дәрес ярдәмендә яшь кешеләр үзләренең ресурс халәтен активлаштырды, шулай ук тормышка уңай карашларын күтәрделәр.

Очрашу ахырында балалар эшкә сәләтлелек чикләнгән һөнәрләр буенча киңәшләр язылган буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International